Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Хәвефсезлек
23 Января 2020, 09:30

Юлларда кеше гомерләре өзелә

Әле яңа гына Бакалы районында бер коточкыч авария булган иде. “КамАЗ” катнашлыгындагы юл-транспорт казасында ике кеше һәлак булды

23 гыйнварда исә Башкортстан юлларында 16 юл казасы теркәлгән, бер кеше һәлак булган, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән 19 кеше хастаханәгә эләккән.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Кырмыскалы районының Олы күл-Кабак-Суык Чишмә автомобиль юлында кич белән 33 яшьлек ир идарә иткән “Шефроле Круз” һәм 34 яшьлек уфалының “Шанкси” йөк машинасы бәрелешә. Юл казасында җиңел машинаның 34 яшьлек пассажиры һәлак була. Тагын ике кеше хастаханәгә озатыла.

Хөрмәтле шофёрлар! Юлларда бозлавык, сак, игътибарлы булыгыз, тизлек режимын саклагыз!

Читайте нас