Яңа ел – күпләрнең көтеп алган һәм яраткан бәйрәме. Аның төп атрибутлары – чыршы, гирлянда һәм петардалар шатлык чыганагы гына булып калмыйча, янгын һәм җәрәхәтләнү сәбәпчесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны белеп сайларга һәм дөрес кулланырга кирәк.
Петарда һәм салютлар
Кышкы бәйрәмнәр алдыннан кибетләр һәм сәүдә үзәкләре күпләп гади бенгаль утларыннан башлап, салютларга кадәр – төрле пиротехника тәкъдим итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре киңәшләренә колак салсагыз, матур һәм хәвефсез фейерверк сайлау авыр түгел.
– Пиротехниканы фәкать махсуслашкан сәүдә үзәкләрендә һәм сертификатка ия булганын гына сайлагыз. Товарда кулланма, җитештерүченең (яисә күпләп сатучының) адресы һәм телефоннары булырга тиеш, – дип ассызыклый коткаручылар.
Сатып алганчы күрсәтмәне укырга һәм куллану вакытын тикшерергә иренмәгез: өч ел сакланганнан соң пиротехника эшләнмәләре хәвефлегә әверелә. Кабы зарарланмаган, яньчелмәгән, дымланмаган булырга тиеш: кимчелекле эшләнмәләр хәтта кинәт янып китәргә мөмкин. Әйткәндәй, төзек петарданы кесәдә йөртү дә катгый тыела.
– Фитиленә ут төрткәнче янып торган өлешләрнең фейерверктан кайсы якка очасын чамалагыз. Аны шаярып та кешеләр торган якка юнәлтергә ярамый, – дип искәртә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Петарда очыру мәйданчыгы йортлардан кимендә 50 метр ераклыкта булырга тиеш, чөнки кемнеңдер балконына эләгеп, янгын чыгу ихтимал. Янып яткан петардага 5-10 метр арада якын килергә ярамый. Пиротехниканы балаларга бирү, аны очырырга рөхсәт итү тыела.
Янып торган петарданы кулда тотарга ярамый – аны 5-6 метр ары ыргытыгыз яисә фитилен кабызганнан соң җиргә куегыз һәм хәвефсез арага китегез.
Фейерверкка учактан ут алу катгый тыела. Петарда эшләми икән – иелмәгез, кулыгызга алмагыз, тикшермәгез, фитильне кабат кабызып карамагыз.
Чыршы һәм гирляндалар
Заманча ясалма чыршылар аларның хәвефсезлеген күтәрүче технологияләр кулланып җитештерелә, йортыгызны тере агач белән бизисегез килә икән инде, ул дымлы булсын: юеш ком белән чиләк куегыз яисә махсус терәккә су салыгыз.
– Электр гирляндаларын сайлаганда уттан саклаучы состав белән капланган һәм заманча лабораторияләрдә тест үткән эшләнмәләргә өстенлек бирегез. Кабында товар турында тулы мәгълүмат булырга тиеш. Кибеттә ярак-лылык сертификатларын таләп итегез. Алар булмаса, гирлянданы сатып алмавыгыз хәерлерәк, – ди экспертлар.
Чыршыны яктырткычлар белән бизәгәнче, алардагы үткәргеч-чыбыкларның тәртиптә, лампочкаларның урынында булуына һәм януына инаныгыз. Шикләнсәгез, андый гирляндадан баш тартыгыз: чыршыгызда утлар азрак, әмма ул хәвефсезрәк булсын. Гирлянда дымлы, юеш комга терәлеп тормасын.
Йортта файдалану өчен күп дигәндә илле уттан торган гирлянда тәкъдим ителә. Әйткәндәй, бер розеткага өчтән артык гирлянда тоташтырырга ярамый.
Һәр лампочканың куә-те 26 вольттан артмасын. Гирлянданың үз куәте 65 ваттан артык булырга тиеш түгел, югыйсә, эшләнмә, кызып, ут чыгарга мөмкин.
Ишек алдында үсеп утырган агачны, йортның тышкы стенасын һәм тәрәзәләрне бизәү өчен дымнан өстәмә саклаучы махсус гирляндалар куллану зарур (үткәргечләр изоляциясенең сыйфатлылыгын кибеттә үк тикшерегез). Йорт гирляндаларын урамга эләргә ярамый – яңгырлы яисә карлы көндә, кыска ялганыш булып, янгын чыгарга мөмкин.
Гирляндаларны төнгелеккә яисә үзегез өйдән чыгып киткәндә яндырып калдырмагыз. Балалар һәм йорт хайваннарын күздән яздырмагыз – алар кабельгә ялгыш тиеп китеп, торакка зыян салырга мөмкин. Исегездә тотыгыз: электр җиһазларына кагылган хәвефсезлек кагыйдәләре бәйрәм аксессуарларына да кагыла.
Шушы гади тәкъдимнәрне төгәл үтәсәгез, Яңа ел һәм Раштуаны каршылауның бәла-казаларсыз үтәчәгенә иманыгыз камил булачак.