Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Ясно
Хәвефсезлек
10 Декабря 2019, 08:00

Янгында өлкән яшьтәге кеше һәлак булган

Иртә таңнан Елга урамындагы бүрәнә йортка ут капкан.

Каза җомга көнне Түбән Бишендедә теркәлгән. Иртә таңнан Елга урамындагы бүрәнә йортка ут капкан. Ут 88 яшьлек әбинең гомерен өзгән. Ялкынны беренчеләрдән булып аның күршедә яшәгән туганы күреп калган. Ул янгын сүндерүчеләрне чакырткан. Янгынны сүндергәч, верандада өлкән яшьтәге хатынның гәүдәсе табылган.
Югары Бишенде авыл советы башлыгы Ринат Миңнуллин сүзләренә караганда, апа пенсиягә кадәр колхозда сыер савучы булып эшләгән. Гаиләсе юк, шуңа күрә ул энесе һәм аның хатыны белән бергә яшәгән. Алар да бакыйлыкка күчкәч, ялгызы калган.
Читайте нас