Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Хәвефсезлек
5 Декабря 2019, 07:50

Янгынны сүндергәнче булдырмау хәерлерәк

Йорт-кураны саклап калырга һәм гаиләне бәладән коткарырга янгын кисәткече ярдәм итәчәк

Өч ел элек Башкортстан Республикасы Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты ишле мохтаҗ һәм иҗтимагый хәвефле шартларда яшәүче балалы гаиләләрне төтенгә тәэсир итүче янгын кисәткечләре белән тәэмин итү буенча риясыз чара оештырды. Рес-публикада бу чаралар янгында балалар һәлак булу очраклары ешайганнан соң кертелде. Узган елдан бу исемлекне 2018 елның 1 гыйнварында балалары туган гаиләләр тулыландырды. Быел сентябрьдән исә аларга кимендә 55 яшьлек ялгыз яшәүче кешеләр дә өстәлде.
Статистика буенча, салкыннар башлану белән янгыннар саны да арта. Кешеләр гадәттә җылыткычлар куллана. Кызганычка, алар һәрвакыт төзек түгел, һәм мичләр, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре бозыла.
БР Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, гадәттә янгында кешеләр, янгын башлангач вакытында дөрес карар кабул итә алмыйча, яну калдыклары белән агулана. Фаҗигадән котылырга өйдә урнаштырылган янгын кисәткечләре (АДПИ) ярдәм итә.
Агымдагы елның мартында Шаран районында чак фаҗига булмый кала. Мәктәптә укучы кыз янгын кисәткеченең ачы тавышына уянып китә. Ул әшәке төтен исе сизә. Кыз шундук әти-әнисенең киңәшләрен исенә төшерә: “Янгын кисәткеченең тавышын ишетү белән тышка чыгып йөгер”. Ул ишеккә ташлана, әмма ишек артында ялкын күреп, кече туганнарын эләктерә һәм тәрәзә аша тышка сикерә.
Безнең районда янгын кисәткечләре урнаштыру даими нигездә үткәрелә. Шуңа күрә ишле һәм мохтаҗ гаиләләр, ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән йортлар буйлап көн саен “Цитадель” җәмәгать оешмасы хезмәткәрләре чыга. Алар һәр йорт һәм фатирда янгын кисәткечләренең эшләү тәртибен аңлата һәм күрсәтә.
– Күпчелек очракта кешеләр янгында йок-лаган вакытта һәлак була. Мөстәкыйль янгын кисәткечләре, йорт һәм фатирдан чыгып китә алсын өчен нәкъ йоклаган кешене уяту өчен тәгаенләнгән, – ди “Цитадель” оешмасы вәкиле Радик Мәкъсүтов. – Кисәткечләрне йокы бүлмәсе янында – коридорда, ишек төбендә урнаштыру яхшырак. Кухня һәм ванна бүлмәсендә ул азык әзерләгәндә һәм судан чыккан парга да тәэсир итәргә мөмкин.
Халыкның күбесе шундый хәйрия ярдәме өчен бик шат һәм рәхмәтле. Әмма “законда каралган җәмәгать ярдәме чарасы”ннан баш тартучылар да бар. Кайберләре бу җиһаз “бүлмәнең интерьерын боза” дип исәпли. Бәгъзеләренә кисәткечнең артык ачы тавышы комачаулый, өченчеләрен аның тәмәке төтененә дә тәэсир итү ихтималы сагайта. Бурычыбыз – кешеләрне аларның шик-шөбһәләре нигезле булмау-га, янгын кисәткеченең һәр фатирда, өстәвенә, шәхси йортта шактый кирәкле җиһаз булуына инандыру.
Бу хакта ялгызы яшәгән өлкән яшьтәге туганнары булган һәркем уйланырга тиеш. Алар турында кайгыртыгыз – йортларында янгын кисәткече урнаштырыгыз. Җентеклерәк мәгълүмат – 8-927-355-52-78 телефоны аша.
Читайте нас