Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Хәвефсезлек
7 Ноября 2019, 08:12

Юка бозда бәлагә ничек юл куймаска?

Ел саен юка бозга чыгып, дистәләгән кеше һәлак була – балыкчылардан кала, ата-ана карамагыннан тыш хәвефле урыннарда йөргән бала-чага да бу.

Ел саен юка бозга чыгып, дистәләгән кеше һәлак була – балыкчылардан кала, ата-ана карамагыннан тыш хәвефле урыннарда йөргән бала-чага да бу. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр комитеты коткаручылары кыш көне сулыкларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерә.

 Кеше өчен кимендә 10 см калынлыгындагы боз хәвезсез.

 Чыдам боз – үтә күренмәле, яшькелт яки зәңгәр төстә. Юка боз – тонык, соры.

 Боз бигрәк тә су асты агымы булган, сазлыклы ярларда; күпер төпләрендә; сулыкларга сәнәгать предприятиеләреннән су агып төшкән җирләрдә юкарак була.

 Бозны аяк белән тибеп тикшермиләр. Иң кулае таяк: бер тапкыр нык итеп сукканнан соң ук су чыкса, боз юка, димәк, аның буенча йөреп булмый. Кичекмәстән эз буенча ярга чигенегез, аякларыгызны боздан аермагыз, шудырып кына барыгыз.

 Әгәр сез балыкчы икән, бәкеләрне, бер-берсеннән биш-алты метр ара калдырып, бер-бер артлы тишмәгез.

 Боз астына төшеп киткән очракта, каушамагыз. Кулларыгызны як-якка җәеп, баштан суга чуммас өчен боз читенә ябышыгыз. Сак кына, бозны китмичә, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, түшегез белән бозга ятып, башта бер аягыгызны, аннары икенчесен тартып алыгыз.

 Боз чыдаса, әкрен генә боз читеннән тәгәрәп китеп, ярга таба шуышыгыз.

 Башка кеше боз астына төшеп китсә, бау, озын таяк, такта алыгыз, шарф, каеш, киемнәрне бергә бәйләп, аякларыгызны җәеп, сак кына җылуга таба шуышыгыз.

 Зыян күрүченең янына ук шуышып килеп, аңа кул сузу хәвефле. Бозга йөкләнешне арттырып, сезнең дә суга төшеп китүегез ихтимал. Шуңа күрә өч-дүрт метр кала туктагыз, колганы, бауны, шарф һәм башка озын әйберләрне ыргытыгыз.

 Зыян күрүчене ипләп кенә боз өстенә сөйрәп алыгыз һәм, аның белән бергә шуышып, хәвефле төбәктән чыгыгыз. «Ашыгыч ярдәм” бригадасы чакыртыгыз.
Читайте нас