Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 август 2019, 12:17

Эчәк авырулары котырган мәл

“Карбыз ашаган идек, берничә сәгатьтән кос-тыра, эч китә башлады, аннары температура күтәрелде”, “Табигать кочагына чыктык, су коендык, ит, шәфталу белән сыйландык, тиздән эч авырта, калтырата башлады”, – җәй көне Туймазы үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлекчәсе хезмәткәрләре пациентларыннан бу сүзләрне еш ишетә.

Кулларны даими юмасаң, тиешенчә эшкәртелмәгән яисә тиешле температурада сакланмаган ризык куллансаң, табиб-инфекционистларда еш кунак булырга туры киләчәк. Урамда салкынча булса да, азык-төлекне җәй көне суыткычка урнаштырмыйча озак сакларга ярамый. Аларда зарарлы флора үрчи. Ит, йомырка, балык, колбасалар, сөт ризыклары аеруча хәвефле.

Сальмонелла белән зарарланган ризыкларга тап булырга мөмкин. Быел үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлекчәсендә “сальмонеллёз” диагнозы белән дүрт туймазылы дәваланып чыккан. Аларның өчесе – балалар. Янә икесе хастаханәгә салынган, аларда да шушы авыру фаразлана.

Кешеләр пычрак куллары һәм пычрак су аша А гепатиты белән зарарлана. Әле бу авыруны өч өлкән кеше эләктергән.

Бактерияләр – эчәк инфекциясе чыганагы. Теләсә нәрсә ашасаң, гигиена таләпләрен үтәмәсәң, алар кеше организмына эләгергә мөмкин.

– Эчәк инфекциясе балалар өчен аеруча хәвефле, – ди үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлекчәсе мөдире Әлфия Хәсәншина. – Чөнки алар косу һәм эч китүгә сәбәпче, бу исә организмдагы суны кудыра. Һәм нәни организмга үлем хәвефе яный. Шуңа күрә ата-аналар баласының күл яисә елга суы кулланмавын, кайда су керүен, ризыкка чиста кул белән кагылуын, ризык сыйфатын күздә тотарга тиеш.

Шуны да истән чыгармагыз, кулдан сатып алынган ризыклар белән беррәттән, кибетнекеләр дә хәвеф чыганагына әверелергә мөмкин. Мәсәлән, тавык йомыркасын озак вакыт суыткычта сакласаң, сальмонелла бактерияләре кабык аша үтеп керә ала. Йомырка сарысына эләгеп, алар анда үрчи башлый. Бактерияләр ит һәм сөттә тиз үрчи. Әмма озаклап кайнатканнан соң алар һәлак була.

Моннан тыш, эчәк инфекциясе тазә яшелчә һәм җиләк-җимешне ярата. Димәк, базар яисә кибеттән сатып алынган җимешләрне берничә тапкыр кайнар су белән юарга кирәк.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: