Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 июль 2019, 11:49

Кояш җылысыннан эшләүче светофор

Русиядә ел саен җәяү-леләрне таптату-бәрдерүнең 70 меңләп очрагы теркәлә.

Русиядә ел саен җәяү-леләрне таптату-бәр-дерүнең 70 меңләп очрагы теркәлә. Аларның һәр өченчесе җәяүлеләр кичүендә була. “Зебра”га аяк баскан кеше үзен сак-ланган дип исәпли. Әмма монда да фаҗигаләр булып тора.

Юл-транспорт казалары сәбәпләренең берсе – көйләнмәгән җәяүлеләр кичүенең караңгыда начар күренүе.

Хәвефсезлек максатында шәһәр урамнарында кояш җылысыннан эшләүче мөстәкыйль Т7 светофорлары урнаштырыла башлады.

Җемелдәп торуы яисә яктыртуы нәтиҗәсендә алар шофёрларны җәяүлеләр кичүенә якынлашуы, тизлекне киметергә кирәклеге турында кисәтә.

– Мондый светофорларны электр челтәрләренә тоташтыру таләп ителми. Димәк, энергия янга кала, – дип аңлатты шәһәр хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Аларның эш рәвеше шуннан гыйбарәт: көндез кояш энергиясе электрныкына әверелә һәм аккумуляторда җыела, аннары мөстәкыйль ут-диодлы светофорга күчә. Тупланган энергия светофорга берничә атна буе тәүлек әйләнәсенә эшләргә җитә. Әлеге эшчәнлек сыйсыз көннәрдә дә тукталмый.

Бу светофорлар зәвыклы, вәхшиләрдән сакланган. Аларны Чапаев урамы, тимер юл вокзалы һәм үзәк мәдәният һәм ял паркы, Пугачёв һәм Островский урамнары чатындагы җәяүлеләр кичүләрендә урнаштырганнар инде. Шәһәрдә барлыгы шундый ун светофор урнаштыру күздә тотыла.
Читайте нас: