Профилактика чарасы 7 июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда ДЮХИИ бүлеге хезмәткәрләре аеруча хәвефсезлек каешын эләктермәгән, балаларны махсус беркетү җайланмаларыннан башка йөрткән, җәяүлеләр кичүендә үткәрү кагыйдәләрен бозган шофёрларга игътибар итәчәк. Шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылык чагылдыручы өлешләр кулланмаган, юл-хәрәкәт кагыйдәләреннән тайпылган җәяүлеләр күз уңында булачак.