Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 апрель 2019, 12:36

Әгертамак тавына кем ут төрткән?

Ике атна элек 15 апрельдә Әгертамак тавында янгын чыкты.

Ике атна элек 15 апрельдә Әгертамак тавында янгын чыкты. Бу вакыйга уңаеннан борчуга калган авыл халкы интернетка гадәттән тыш хәл урыныннан фото һәм видео урнаштыра башлады. Андагы күренешләр буенча, ялкын санаулы минутлар эчендә йортларга һәм урман полосасына килеп җиткән. Янгын каравылы хезмәтләре фаҗиганең зурга китүенә юл куймыйча, янгынны вакытында буйсындырган. Әмма шулай да ялкын кимендә ике гектар биләмәдә бар тереклекне юк итәргә өлгергән. Җәмәгать челтәрләреннән файдаланучылар, вакыйганы тикшереп, янгынга кояш нуры астында кызган пыяла сәбәпче булган дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма бу казага кеше гаебе белән юл куелуы ачыкланды.

– Янгынның ихатада чүп яндырырга карар иткән 50 яшьлек авыл кешесе гаебе белән чыгуы мәгълүм булды, – дип бәян итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы БР оешмасы Туймазы районара күзәтчелек һәм кисәтү эшчәнлеге бүлеге өлкән дәлилләр туплаучысы Данис Мөхәмәдиев. – Ул бер чара да күрергә өлгерми, җил шундук ялкынны туздырып алып китә. Бу иргә 5 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Янгынның таралу-җәелүенә каршы торырга авыл тирәли ерылган калкан-ызаннар комачаулады, бу вакыйгадан соң аларны яңартырга карар ителде.

Шундый ук хәл 13 апрельдә Түбән Троицкийда булган. Каралты-курасы тирәсендә чүп яндырган ир, ялкынны буйсындыра алмыйча, сарайсыз калган.

18 апрельдә Иске Туймазыда бер ханым чүпне ихатасында яндырырга карар иткән. Коры үлән буенча барып, ялкын мунчага үрләгән, нәтиҗәдә каралты утырып янган.

Күршеләрегез көн саен учак якса, нишләргә?

Бу очрак закон нигезендә җайга салына – әгәр кеше янгын хәвефсезлеге таләпләрен санга сукмаса, аңа җәза билгеләнә. Әлеге кагыйдәләрдән тайпылган өчен идарә җаваплылыгы каралган. Закон бозган күршеләрегезгә карата дәгъваны янгын хәвефсезлеге инспекциясендә, төбәк үзидарәсе оешмасына, прокуратурага белдерә аласыз.

Торак үзәкләрендә учак ягу тыела – бу таләп Русия Федерациясендә кабул ителгән янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрендә бәян ителгән.

Әгәр кеше чүп яндырырга карар итсә, аңа штраф яный. Махсус янгын хәвефсезлеге режимы игълан ителгән чорда гади халык өчен ул 2-4 мең сум тәшкил итә.

Әгәр чүп яки былтыргы үләнне яндырганда чит милеккә кимендә 250 мең сумлык зыян килсә, бу кешегә карата җинаять эше кузгатылачак.

Уйлагыз! Ел башыннан районда 176 янгын чыккан, шуның 117се – чүп һәм коры үлән яндыру нәтиҗәсендә (былтыр шушы чорда нибары 30 янгын теркәлгән).

Янгында өч кеше һәлак булган – былтыргыга караганда өч тапкыр артык. Соңгы фаҗига үткән атнада Яңа Нарышта булган. Иртәнге сәгать 7дә диспетчер пультына йорт яну турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына килеп җиткән белгечләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Күмерләнгән-янган йорт урынында олы яшьтәге ирнең гәүдәсе табылган. Алдан фаразлау буенча, янгынга урын өстендә тәмәке тарту сәбәпче булган.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: