Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 апрель 2019, 12:22

Хәвефсезлек мәсьәләләре тикшерелде

Район Хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.

Район Хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда хезмәт-бүлекчә, оешмалар җитәкчеләре, көч тармак-лары, муниципалитетның тормыш-көнкүреш тәэминаты хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Православие дине тарафдар-ларының Пасха бәйрәме, озай-лы май яллары алдыннан алар террорчылыкка каршы көрәш эшен көчәйтү, күмәк халык җыелган урыннарда хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде. Бу үткәрү режимы, спорт һәм күмәк-мәдәни чаралар вакытында, пассажирлар ташуда хәвефсезлеккә кагыла.

Районның торак үзәкләренә барган юллар, су, җылылык, электр тәэминаты объектлары, күпфатирлы йортларда чарлак-лар аерым игътибар үзәгенә алынган.

Имин булмаган гаиләләр белән эш, шәһәрдә һәм авылларда теркәлмәгән затларны ачыклау да игътибарсыз калмаячак.

Җәмәгать урыннарында

үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Җәмәгать транспортында онытып калдырылган яки хуҗасыз милеккә тап булсагыз, бу хакта тирә-яктагы кешеләргә хәбәр итегез. Хуҗасы ачыкланмаса, кичекмәстән табылдык турында шофёрга, кондукторга әйтегез.

Йортыгыз подъездында шикле әйбергә юлыксагыз, күршеләрегездән сорашыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Хуҗасы табылмаса, кичекмәстән “02” телефоны буенча полициягә яки “01” телефоны буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.

Шикле әйбер мәктәптә, хастаханә яки башка оешмада ачыкланса, бу хакта хакимиятне искәртү зарур.

Атап үтелгән очракларның һәркайсында:

⁃ табылдыкка кагылмагыз, аны ачмагыз, актармагыз, күчермәгез;

⁃ ачыклану-табылу вакытын теркәгез;

⁃ хәвефле табылдыктан мөмкин кадәр читкә китегез;

⁃ мотлак рәвештә махсус-тикшерү төркеме килеп җитүен көтегез;

⁃ онытмагыз, сез мөһим шаһит.

Бу әйбернең тышкы рәвеше аның чын тәгаенләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч корылмаларны яшерү өчен гадәти көнкүреш кирәк-ярагы кулланыла: сумка, капчык, тартма, уенчык һәм башкалар. Шуңа күрә урамда яки подъездда табылган теләсә нинди әйбер хәвеф чыганагы булырга мөмкин. Моны балаларга да аңлатыгыз.
Читайте нас: