Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 апрель 2019, 11:31

Талпаннар ауга чыккан

Канэчкеч бөҗәкләрдән 23 туймазылы зыян күргән

Республикада кимендә 200 кешегә талпан кадалган (былтыр бу чорда 20ләп кеше булган). Алар исәбендә 23 туймазылы да бар. Кызганычка, соңгы вакытта талпаннар кешеләргә урманнарда гына түгел, авылларда һәм шәһәрләрдә дә һөҗүм итә башлады.

Әгәр тәнегезгә талпан ка-далган икән, аны алдыру өчен тиз арада хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итегез. Талпанны үзаллы алалган булсагыз, аны юеш мамык кисәгенә куеп, тыгыз капкачлы пыяла савытка салырга һәм тикшертергә кирәк.

Хәзер талпанны Уфага илтергә кирәкми, моны Туймазыда – Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең бактериология лабораториясендә (Урманчы Морозов ур., 1, телефон: 7-45-66) да эшлиләр.

Талпан зарарланган булса, үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, анда каза күрүчегә иммуноглобулин кадаячак-лар. Моны ничек тә тизрәк, талпан кадалганнан соң

3 тәүлектән дә соңга калмый эшләргә кирәк.
Читайте нас: