Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 апрель 2019, 20:26

Каешны эләктерегез һәм елмаегыз!

Туймазы районында “Игътибар, балалар!” чарасы үтә

Русиядә балалар катнашлыгындагы кимендә 80% юл-транспорт казасына шофёрлар тарафыннан юл-хәрәкәт кагыйдәләре бозылу нәтиҗәсендә юл куелган. Ел башыннан республикада балалар каза күргән 45 авария теркәлгән. Анда дүрт бала һәлак булган, 48е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Юллардагы бәхетсезлек, балаларның имгәнү- җәрәхәтләнү очракларын киметү өчен Туймазы районында “Игътибар, балалар!” чарасы үтә. Бу каникул чорында аеруча көнүзәк, чөнки балалар күп вакытын урамда үткәрә.
Гадәти күренеш: эш көне, машиналар агыла, җәяүлеләр каядыр ашыга. ДЮХИИ хезмәткәрләре яшь инспекторлар белән бергә үтеп баручы машиналарны туктата. Әмма көтелгән кагыйдәдән тайпылу турындагы беркетмә урынына авто-һәвәскәрләр укучылардан алдан әзерләнгән күрсәтмә-буклетлар алды.
“Игътибар, балалар!” тоташ чаралар үткәрүне күздә тота. Машиналарның техника торышын, балалар ташуны, хәвефсезлек каешлары һәм балаларны беркетү җайланмалары куллануны тикшерү, шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашулар, мавыктыргыч уеннар, тамашалар үткәрү һәм укучыларның яшь инспек-торлар сыйфатында чәмле эшчәнлеге бу.
— Чараны мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрәбез, безгә балалар булыша, – ди Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлегенең ДЮХИИ юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина. – Мәсәлән, бүген 6нчы мәктәп укучылары яшьтәшләре өчен чыгыш әзерләде, үз чиратыбызда без балалар белән әңгәмә үткәрдек. Аннары бергәләп шофёрлар һәм җәяүлеләрне юл-хәрәкәт кагыйдәләрен үтәргә өндәгән плакатлар белән урамга чыктык.
Читайте нас: