Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 март 2019, 12:14

Боз мәкерле

Ел саен 500ләп русияле аның корбанына әверелә

Язгы боз кеше өчен җитди хәвеф чыганагы ул. Кояш нурлары астында боз көпшәкләнә, тотрыклылыгын югалта. Әмма кайбер кешеләр хәвефсезлек чараларын санга сукмыйча бозга керә, шуның белән гомерен хәвефкә дучар итә. Елына 500ләп кеше һәлак була. Бу саннар исәбенә эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәклеген РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аңлата.

 Тәүлекнең караңгы вакытында һәм томан, кар, яңгыр сәбәпле күз күреме начарайган очракта бозга керү катгый тыела.

 Бозның ныклыгын аяк белән тибеп сынарга ярамый.

 Елга, күлләр аша чыкканда махсус кичүләр, тапалган сукмаклардан үтү зарур.

 Сөймән яисә чаңгы таягы белән бер тапкыр сугып караудан ук су чыкса – боз юка һәм аңа керергә ярамый димәк. Бу очракта аякны боздан аермыйча, шудырып, йөкләнеш күбрәк мәйданга төшсен өчен аякларны кулбаш киңлегендә куеп, килгән эз буйлап тиз генә кире кайтырга кирәк.

 Боз сыгылган яисә чатнаган очракта да шулай ук эшлиләр.

 Туңган сулыкка үзең белән очына элмәк ясалган һәм йөк беркетелгән 20-25 метрлы чыдам бау алу зарур. Йөк боз астына төшеп киткән кешегә бауны ыргытырга ярдәм итәчәк, элмәк исә каза күрүче, аны култык астыннан киеп, ышанычлырак тотынсын өчен кирәк. Аны бозга сөйрәп чыгарыгыз һәм бергәләп, хәвефле төбәктән шуышып чыгыгыз. Аннары каза күрүчене җилдән курчалагыз, мөмкин булса өстен алыштырыгыз, җылы урынга илтегез, кайнар чәй һәм кофе эчерегез.

Салкын суга төшеп киткән очракта нишләргә?

 Иң элек – каушамаска. Беренче бурыч – башыгыз белән суга чумудан саклану.

 Моның өчен колачыгызны җәеп, бозга тотыныгыз, агым уңаена сузылып ятыгыз.

 Боз читен ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәгегез белән шуышып, аякларыгызны чиратлап шудыртып, бозга чыгарга тырышыгыз.

 Боз чыдаса, читкә тәгәрәгез, аннары килгән юлдан кирегә шуышыгыз, чөнки анда боз чыдамрак икәнен беләсез.
Читайте нас: