Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 февраль 2019, 11:37

Ташу көтелә

Районда язгы ташуны үткәрүгә әзерлек бара

Метеостанция мәгъ-лүматлары буенча, бүген районда кар катламы 49 см тәшкил итә. Бу былтыргыдан 3,5 тапкыр артык. Кар катламындагы су нисбәте җәһәтеннән дә шул ук хәл – 84 мм (былтыр 29 мм).

Быел кар нормадан артык төшү сәбәпле, хәл киеренкеләнә. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин сүзләренә караганда, ташу алдыннан норматив-таләп беркетмәләре әзерләнә, төп чаралар барлана, Хакимиятнең вазифалы затларыннан һәм район предприятиеләре вәкилләреннән дежур төркем туплана – ул гадәттән тыш хәл очрагында эшне күздә тотачак.

– Былтыр кар күп түгел иде, әмма туңган туфрак кар суын сеңдерә алмады. Нәтиҗәдә берничек тә су астында калырга тиеш булмаган биләмәләр суга “чумды”, – ди Булат Зиннур улы. – Сүз Әгертамактагы кайбер урамнар, Туймазының Хезмәт урамы турында бара... Былтыргы барлык кимчелекләр дә исәпкә алынды.

Әйтергә кирәк, туймазылылар дәгъвасы буенча Зур Туймазы инешенә су агызу туктатылды, әмма боз кату барыбер кимемәде.

Шушы көннәрдә шәһәрдән карны чыгара башлаячакбыз. Өсән елгасы һәм Зур Туймазы инешендә бозны кисәчәкләр – су күпләп күтәрелгән очракта бу аларның җәелүеннән сак-лаячак, димәк, якындагы торак йортларны су басу, күперләр төбендә боз тыгылу хәвефе кимиячәк.

Үз чиратында шәхси йортлар төбәгендә яшәүчеләргә йорт тирәсен, су агызу канауларын, су үткәрү торбаларын кардан арчырга киңәш ителде.
Читайте нас: