Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 февраль 2019, 13:00

Вирус янә баш калкыта

Бакалы районында котыру авыруы буенча карантин кертелгән

Котыру буенча эпидемиягә каршы көрәш чаралары “Нива” җәмгыятенең Нагайбәк 1нче товар-сөтчелек фермасында үткәрелә.

Туймазы ветеринария станциясе начальнигы Илгиз Насыйбуллин сүзләренә караганда, бу уңайдан районыбызда бар да имин.

Шулай да ул йорт хайваннарына котыруга каршы прививканы вакытында ясатырга киңәш итте. Ветстанция ел ахырына кадәр федерация бюджетыннан бүленгән акчага түләүсез эшли моны.

Кыргый хайваннар белән аралашкан кешеләргә шулай ук хәвефсезлек максатында участок ветеринарына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Читайте нас: