Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 гыйнвар 2019, 13:05

Шартлау дулкыны

Газчылар йортлар һәм фатирларда планнан тыш тикшерүләр үткәрә

Газчылар йортлар һәм фатирларда планнан тыш тикшерүләр үткәрә


Магнитогорск һәм Шахтадагы күпкатлы йортларда газ шартлау очраклары илебезне югары әзерлек торышына китерде. Шул исәптән – Туймазының “зәңгәр ягулык” тәэминатчыларын да. Бу көннәрдә алар күпфатирлы йортларда планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Беренче чиратта газчылар мохтаҗ һәм имин булмаган гаиләләр, өлкәннәр, ялгыз инвалидлар яшәгән фатирларга бара. Шундый рейдларның берсенә безнең хәбәрче дә чыкты.


Ишек ачмасаң –

штраф түлә

Ян-ягында ачык-зәңгәр билгеле йөк “уазигы” Аксаков урамындагы күпкатлы йорт янында туктады. Кулларына чемодан тоткан ике хезмәткәр беренче фатирның ишеген шакый.

– Исәнмесез, без “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазыдагы филиалы вәкилләре. Сездә урнаштырылган газ җиһазларының техника торышын тикшерергә килдек.

Хуҗабикә үтәргә тәкъдим итә.

Берничә секундтан газчы-слесарьлар кухняда эш башлый.

– Безнең бурыч – фатир һәм уртак йорт газүткәргечен басым белән сынау-тикшерү, газ плитәсе, шул исәптән эшермә-бик җиһазларының техника торышын тикшерү. Биредә безгә газоанализатор ярдәмгә килә, ул чак кына газ чыгарган урынны да табу мөмкинлеге бирә, – дип аңлата слесарь Ринат Әсхаров. – Мөмкинлек булса, төзексезлектән шундук арынабыз. Юк икән – аннан тулысынча арынганчы, фатирны газдан өзеп торабыз. Безнең эш моның белән генә бетми әле – кухняда форточка булу-булмауны, төтен юлы һәм вентиляция каналы тарту-тартмауны тикшерәбез.

Газчылар сүзләренә караганда, халык аларның эшенә төрлечә карый. Берәүләр аңлый. Бәгъзеләре бөтенләй ишек ачмый. Әмма мондый “качышлы уены” кыйммәткә төшү ихтимал. Өстәвенә, туры мәгънәдә: газ бүлү оешмасының ишек ачтыра алмаган вәкилләре хуҗаларга тиешле хәбәр кыстырып калдыра. Анда телефон күрсәтелгән, аның буенча фатир хуҗалары үзләренә уңайлы вакытта хезмәткәрләрне чакырта ала. Икенче тапкыр да шулай эшләнә. Ярдәм итми икән – эшкә юристлар кушыла, алар мәсьәләне суд аша хәл итә. Гадәттә, суд газчылар ягына баса һәм фатир хуҗасына штраф сала. Беренче тапкыр – 1-2 мең сум. Кабат хокук бозылса – 2-5 мең сум. Әгәр хуҗаларның намуссызлыгы авыр нәтиҗәләргә (авария яисә кеше гомеренә, сәламәтлегенә хәвеф янау) китерсә, фатир хуҗасы 10-30 мең сум акчасыннан колак кагачак һәм хәтта җинаять җаваплылыгына җәлеп ителәчәк. Әйткәндәй, мондый очракларда газчылар тоташ подъездны яисә йортны газдан өзәргә хаклы.

– Иң мөһиме – ишекне нәкъ газ бүлү оешмасы эшчәне шакуга инану, – ди филиал җитәкчесе Альберт Якупов. – Чөнки күптән түгел булып узган казалардан файдаланып, төрле алдакчылар баш калкытты. Үзләрен төрле хезмәтләр вәкилләре дип таныштырып, алар фатирлар буйлап йөри һәм газ чыгаруны билгеләүче җиһазлар сатып алырга өнди. Алар андый җиһазларны урнаштыру закон таләбе булуны раслый. Һәм бу җиһазларны 10-15 мең сумга сата. Гадәттә андый җиһазның анык бәясе икеләтә азрак булса да. Аларның ятьмәсенә эләкмәс өчен таныклык күрсәтүләрен, фамилиясен, телефон номерын һәм оешма исемен атавын үтенергә кирәк.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.



Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: