Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 гыйнвар 2019, 12:00

Чит-ятларга юл ябык

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында керү-чыгуга күзәтчелек һәм идарә системасы урнаштырыла

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында керү-чыгуга күзәтчелек һәм идарә системасы урнаштырыла


Хәвефсезлекне арттыру, террорчылыкка каршы якланганлыкны көчәйтү максатында республиканың мәгариф оешмаларында, шул исәптән безнең районда, керү-чыгуга күзәтчелек һәм идарә системасы (СКУД) кертелә.


Туймазыда СКУД барлык шәһәр мәктәпләрендә, 1нче интернат-мәктәптә, 1нче гимназиядә һәм 24нче балалар бакчасында урнаштырылган. Хәзер мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, хезмәткәрләр бу оешмаларга шәхси электрон карта буенча гына керә ала. Аны ишек катында урнаштырылган датчикларга терәргә кирәк. Приборлар кешене таный, керү-чыгу вакытын терки, берьюлы видеокүзәтү (видеоязма 30 көн саклана) бара. Моннан тыш, СКУД янгын хәвефсезлегенә беркетелә, әгәр ул эшли башласа, өстәмә ишекләрне автомат рәвештә ачу мөмкинлеге бирә.

– Җиһаз, электрон карталар, шулай ук керү-чыгуга идарә-күзәтчелек системасы урнаштыруга акча (бу исә кимендә өч миллион сум) муниципалитет-район бюджетыннан һәм республика Мәгариф министрлыгыннан бүленгән, – ди район Хакимиятенең мәгариф идарәсе баш инспекторы Фәнир Зиннәтуллин. – Муниципалитет СКУДларны хезмәтләндерүне дә үз өстенә ала, шул исәптән элек Собханкул мәктәбендә һәм шәһәрнең 6нчы балалар бакчасында ата-аналар тәкъдиме буенча бюджеттан тыш акчага урнаштырылганнарын да.

Авыл мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хәвефсезлек төймәләре барлыкка килгән. Муниципалитет аларны урнаштыру һәм хезмәтләндерүгә 800 мең сум бүлде.

Хәвефсезлек тәэмин итү эше дәвам итәчәк. Планда – каравыл сигнализациясе системасы кертү, мәгариф оешмалары төнлә сак астында булачак, димәк.


Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: