Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 гыйнвар 2019, 12:10

Бөҗәкләрдән арынганнар

Туймазыдагы биш катлы йортны... вак чебен сырган

Туймазыдагы биш катлы йортны... вак чебен сырган


Комаров урамындагы 16нчы йортта яшәүче интернетта үзләренең күпкатлы йортын билгесез бөҗәкләр басып алуы турында видео урнаштырган.


“Подвалдан сәер бөҗәкләр чыга. Алар яу кебек. Әле яңа җыеп-себереп алганнар иде, тагын пәйда булдылар. Хлор белән агулап карадык, файдасы тимәде”, – дип аңлата видео авторы.

Республика киң мәгълүмат чаралары бу вакыйганы игътибарсыз калдырмаган һәм Башкортстан дәүләт университетының зоология музее директоры Михаил Кривошеевтан аңлатма алган. Ул сүз гади вак чебен – бабочница турында баруын, аның личинкалары черек калдыкларда үрчүен хәбәр иткән. Кеше өчен хәвефле түгел алар, салкында тиз үлә.

Хәбәрчеләр “Торак үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыятенең план-техника бүлеге инженеры Венера Сәйфуллина белән элемтәгә чыкты. Бабочница подвалда түгел, беренче катта баскыч астында барлыкка килгән. Ул өченче подъездда гына ачыкланган – башка подъездларда бөҗәкләр юк. Моңа шушында яшәүче кешеләр гаепле. Кемнеңдер фатирында яки балконында кышка сатып алынган ризык бозылган. Анда бөҗәкләр барлыкка килгән.

– Без дезинфекцияләү оешмасына мөрәҗәгать иттек, алар махсус эшкәртү үткәрде. Бүген подъездларда чебеннәр юк, – диде ул.
Читайте нас: