Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 гыйнвар 2019, 16:26

Учалыда канлы фаҗига

Иске Яңа ел алдыннан республиканы Учалы районында булган вакыйга тетрәндерде.

Иске Яңа ел алдыннан республиканы Учалы районында булган вакыйга тетрәндерде.


Төнлә кафеда кәеф-сафа корып кайтып кергән ир өйдә тавыш куптара. Иреннән куркып, хатын күршеләренә керә. "Башкорт җыры" һәм "Баек" проектлары буенча яхшы таныш Гөлсөя белән Зариф Хыйлаҗевлар (Зариф - "Баек" бәйгесенең Төп бүләк иясе, Гөлсөя - "Башкорт җыры" бәйгесе лауреаты) була бу.
Мылтык күтәргән ир хатыны артыннан ташлана. Ул күрше ир белән хатынга төбәп ата. Гөлсөя шундук җан бирә, Зарифы - реанимациядә.
Күршедә яшәгән полиция майорының да гомерен кыя исерек ир.
Аннары хатынын атып үтерә һәм үзе дә атыла.
Коточкыч фаҗига. Күпме гомер өзелгән, балалар ятим калган. Уйланырга сәбәп бар.
Вакыйга урынында тикшерү бара.
Читайте нас: