"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, шимбәгә 1 градус салкын көтелә
Шул сәбәпле, түбәдән кар төшү ихтималы арта. Шуңа күрә сак булыгыз, мөмкин булса, бина һәм йорт стеналарына якын килмәскә, автотранспорт калдырмаска тырышыгыз.
Түбәдән шикле тавыш килсә – туктап калып, өскә карамагыз, нәрсә булуын күзәтмәгез. Бинадан йөгереп китәргә дә киңәш ителми – тизрәк стенага елышырга кирәк, түбә кәрнизе сезне саклап калачак.
Әти-әниләр балаларын хәвефсезлек кагыйдәләре турында кисәтергә тиеш.