– Җомга, 4 гыйнварда, Туймазыдан Гафуров авылына чыкканда юл казасы булган. Октябрьский кешесе идарә иткән ВАЗ-2114 машинасы юлдан чыгып очкан. Нәтиҗәдә Түбән Бишендедән 43 яшьлек юлдашына медицина ярдәме таләп ителгән, – дип хәбәр итте ДЮХИИнең юл-хәрәкәт хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Алсу Хәлиуллина.