Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 декабрь 2018, 11:16

Автобус авыллар буенча җиләчәк

Кендектамак балалары мәктәпкә өр-яңа «ПАЗ»да йөриячәк

Кендектамак балалары мәктәпкә өр-яңа «ПАЗ»да йөриячәк


Шушы көннәрдә респуб-лика мәктәпләренә укучыларны ташу өчен тәгаенләнгән яңа автобуслар кайтты. Бер транспорт чарасы безнең районга да бүленде.


Яңа “ПАЗ” автобусын Николаевка мәктәбенә бирергә карар иттеләр, ул андагы “Газель”не алмаштырачак. Кендектамак авылыннан 30 бала көн дә укырга килә бу мәгариф оешмасына. Аларның 11 урынлы “Газель”гә берьюлы сыеп бетәлмәве барыбызга да аңлашыла, шуңа да автобус өч тапкыр урарга мәҗбүр иде. Хәзер рейслар саны кимиячәк һәм балаларга автобусны озак көтәргә туры килмәячәк. Шофёры шул ук кала – авыл мәктәбендә 8 ел эшләгән Рәхим Сәхибгәрәев бу.

Мәгариф идарәсе баш инспекторы Фәнир Зиннәтуллин сүзләренә караганда, бүген район һәм шәһәр мәктәпләрен барлыгы 28 автобус хезмәтләндерә. Алар барысы да ГЛОНАСС системасы, ашыгыч ярдәм төймәсе, хәвефсезлек каешлары, янгын сүндергеч, аптечка, яктырткыч маяк һәм тизлек, шофёрның эш һәм ял вакытларын билгеләүче җиһаз – тахограф белән тәэмин ителгән.


Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: