Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 декабрь 2018, 12:22

Хәвеф турында хәбәр бирү чарасы кисәтәчәк

Туймазылыларга төтен чыгу һәм янгын турында хәбәр бирәчәк җиһазлар таратыла

Туймазылыларга төтен чыгу һәм янгын турында хәбәр бирәчәк җиһазлар таратыла


Кандрадагы казалар хакимиятне янгын хәвефсезлеге чараларын көчәйтергә мәҗбүр итте. Гәрчә бу чаралар ел дәвамында планга ярашлы алып барылса да.


Шәһәрдә һәм авылларда ишле балалы гаиләләр, иҗтимагый-хәвефле гаиләләр, ялгыз өлкән кешеләр, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән ялгыз затлар, шулай ук исерткеч эчемлекләр кулланучы кешеләр яшәгән йортлардагы тормыш-көнкүрешне өйрәнү максатында рейдлар үткәрелә. Бу төркемнәргә шәһәр һәм авыл биләмәләре хакимиятләре, җәмәгать хезмәте күрсәтү, хокук саклау оешмалары белгечләре, янгын сүндерүчеләр, медицина хезмәткәрләре керә.

Алар “хәвеф төркеме”нә керүчеләрне тикшерә, алар белән янгын хәвефсезлеге буенча әңгәмә үткәрә, медицина хезмәткәрләре балаларны барлый-тикшерә. Шул ук вакытта янгын хәбәрчеләре урнаштырыла. Тоташ алганда 3720 җиһаз кайтарылган – аның бер өлеше өчен республика бюджеты түләгән, бер өлеше район акчасына сатып алынган.

Бездә барлыгы 23 мең шәхси йорт һәм 33 мең фатир исәпләнә. Белгечләргә аларны тиз арада урап чыгу катлаулы. Район хакимияте һәркайсыбызны уяу булырга, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә өнди.

Хөрмәтле гәзит укучылар, күршеләрегезне янә бер кат күздән кичерегез әле. Аеруча – ялгыз ветераннар, пенсионерлар, имин булмаган гаиләләрне. Кайдадыр хакимият ярдәме таләп ителсә – шундук шәһәр һәм авыл биләмәләре хакимиятләренә мөрәҗә-гать итегез.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: