Янгын урынын тикшергән-барлаган вакытта 2 һәм 4 яшьлек балаларның гәүдәләре табылган.
Вакыйга урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан Республикасы Баш идарәсе начальнигы урынбасары Эдуард Идрисов килде. Хәзер анда махсус тикшерү төркеме эшли, шул исәптән янгын хәвефсезлеге-сынау лабораториясе дәлилләр туплаучысы, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологы эшли. Янгын сәбәбе һәм шартлары ачыклана.