Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 декабрь 2018, 12:22

Алдакчылар ватанга тугрылыкта акча эшли

Эзтабарлар исә Туган илен саклаучыларны эзләү эшен рәхмәт йөзеннән һәм түләүсез башкара

Эзтабарлар исә Туган илен саклаучыларны эзләү эшен рәхмәт йөзеннән һәм түләүсез башкара


Соңгы ике елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган өч яугирнең җәсәде Туймазы җиренә кайтарылып, кадер-хөрмәт белән җир куенына тапшырылды. Туймазы һәм Кандра районнары хәрби комиссариатыннан сугышка киткән һәм илебезнең төрле төбәкләрендә җирләнгән дистәләгән кешенең язмышы ачыкланды. Хәтмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе әгъзалары – мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар тырышлыгы белән ирешелде моңа. Алар сугыш үткән төбәкләргә эзтабарлык экспедицияләренә бара, берләштерелгән “Мемориал” электрон мәгълүмат базасы, хәрби архивлар материаллары белән эшләп, районыбыздан киткән яугирләрнең язмышларын ачыклый.

Яугирләрнең җәсәдләре, шәхси әйберләре туган иленә кайтарыла, туганнары һәм җәмәгать вәкилләре карамагында алар хөрмәт белән җирләнелә. Бу түләүсез башкарыла. Әмма эзтабарларның данлыклы исеме астында билгесез затлар җәсәдләрне кайтару өчен яугирнең туганнарыннан акча таләп итү очраклары да ачыкланган. Атап әйткәндә, Әбҗәлил районындагы бер гаилә алдакчылар корбанына әверелгән. Бабалары җәсәден туган җиренә кайтарып җирләү турындагы вәгъдәгә ышанып, транспорт чыгымнарын түләгән алар.

Хөрмәтле туймазылылар! Әгәр сезгә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итсәләр, акча түләргә ашыкмагыз. “Русия эзтабарлык хәрәкәте” бөтенрусия җәмәгать хәрәкәтенең БР төбәк бүлекчәсе белән элемтәгә чыгыгыз:

 “Русия эзтабарлык хәрәкәте” бөтенрусия җәмәгать хәрәкәтенең БР төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Сергеевич Волков – 8-963-909-19-70;

 Туймазы районы Х. А. Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе рәисе Юрий Леонидович Бирюзов – 8-937-490-13-31;

 Х. А. Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе командиры Ривал Каниев – 8-965-661-59-06.

Риваль КАНИЕВ.


Читайте нас: