Сишәмбе, 27 ноябрьдә, Дуслык авылы тирәсендә “Башавтотранс” предприятиесенең “Туймазы-Дуслык” маршруты буенча хәрәкәт иткән автобусына ут капкан. Автобуста 18 кеше булган, алар вакытында чыгып өлгергән. ПАЗ шофёры янгын сүндергеч ярдәмендә янгынны үзаллы “буйсындырган”.