Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 ноябрь 2018, 12:25

Янгын сүндерүче һәлак булган

Ел башыннан янгыннарда 8 туймазылының гомере өзелгән

Ел башыннан янгыннарда 8 туймазылының гомере өзелгән


Җомга көнне кичке якта Собханкулда биш катлы йорттагы өч бүлмәле фатирда янгын чыккан. Вакыйга урынына өч хәрби бүлек килгән. Янгын басылгач, янгын сүндерүчеләр фатир хуҗасының мәетенә тап булган. Ул аларның хезмәттәше, Октябрьский шәһәренең бер бүлегендә хезмәт иткән янгын сүндерүче. 43 яшьлек ир ис газына агуланып үлгән.

Янгынның фаразланган сәбәбе – электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләреннән тайпылу.