Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 ноябрь 2018, 13:58

Игътибар: сезне яшерен патруль күзәтә

Гәзитебез хәбәрчесе һәм ДЮХИИ инспекторлары уртак рейдка чыкты

Гәзитебез хәбәрчесе һәм ДЮХИИ инспекторлары уртак рейдка чыкты


Беренче ноябрь иртәсе, салкын. Төрле тарафтан 1нче интернат-мәктәпкә бала-чага агыла. Бинаның төп капкасыннан чак кына читтәрәк юл-патруль хезмәте машинасы кизү тора. Иртәнге эңгер-меңгер, инспекторлар шофёрларның һәм җәяүлеләрнең үз-үзен тотышын игътибар белән күзәтә, чөнки бу вакытта юлларда бәла-каза хәвефе аеруча югары.

Фотокамера белән коралланып, хәбәрче юлдагы хәлләрне төшереп алырга тырыша. Аның күз уңына юлны “зебра” буенча сак кына үткән яшь җәяүлеләр эләгә. Фотоаппарат яктырткычы кабынгач, аларның киемендәге фликерлар, билге һәм башка шуның ише яктылык кайтаргычлар яңа ел утлары кебек балкып китә. Бу җәяүлеләрне күрмәү мөмкин түгел.

Кинәт бер күңелсез хәл бу имин күренешне боза. Бәләкәй улын җитәкләгән ир рөхсәт ителмәгән урыннан юл аша чыгып килә, кичүгә кадәр өч-биш метр калган, югыйсә. Автомобильчеләр кинәт тормозга баса, юлда бераз тоткарлык хасил була. Инспектор гамьсез җәяүлене туктата.

– Балага нинди үрнәк күрсәтәсез сез? – дип сорый ул ирдән. – Сез булмаганда да улыгыз юл аша нәкъ шулай чыгачак. Ул бәла-казага тарыса, автомобиль шофёры гына түгел, сез дә гаепле булачаксыз. Иңнәрегездә нинди җаваплылык ятуын аңлыйсызмы?

Ир кеше, гаебен танып, иңнәрен сикертә. Бу юлы инспектор аңа кисәтү ясау белән чикләнә, әмма шушы хәл тагын кабатланса, 500 сум штраф салыначагы турында кисәтә.

Бер сәгать кизү торган арада балалар кәнәфие кулланмаган, страховка полисы рәсмиләштермәгән һәм пыялаларын кирәгеннән артык тоныкландырган өчен 10 идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзеде инспекторлар.

Аннары экипаж дүртенче мәктәп тирәсенә китте. Монда да ярдәмчеләр бар – ата-аналар патруле кизү тора иде. Бер укучы кызның әнисе Айгөл Кәримова яшь җәяүлеләрне юл аша чыгара.

Зилә АБДУЛЛИНА.

Читайте нас: