– Сишәмбе, 23 октябрьдә, “ВАЗ-2112” машинасына идарә иткән 58 яшьлек шәһәрдәшебез Шаран районыннан килгән 72 яшьлек хатынны бәрдергән. Ул юлны Гафуров урамындагы көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе аша чыккан булган. Нәтиҗәдә бу ханым Туймазы хастаханәсенә озатылган, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлегенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.