Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 октябрь 2018, 13:58

Керчьның тәүге сабаклары

Ни өчен илебездә шундый гадәттән тыш хәлләр еш кабатлана?

Ни өчен илебездә шундый гадәттән тыш хәлләр еш кабатлана?


Шушы атнада, чәршәмбе көнне, Керчьта фаҗига булды. Фаразлар буенча, ул кимендә 20 кешенең гомерен өзгән, 50ләп кеше зыян күргән. Бу хәл колледжда булган, шуңа күрә корбаннарның күбесе – студентлар. Кан коешны шушы ук колледжда укыган 18 яшьлек студент оештырган.

Шаһитлар сүзләренә караганда, 17 октябрьдә икенче һәм өченче пар арасындагы озын тәнәфес вакытында егет бинага кергән, икенче катка күтәрелгән һәм юлында очраган һәркемне мылтыктан атып үтергән. Ату тавышлары ишеткән вахтёр хәвеф төймәсенә басканнан соң колледжда ыгы-зыгы башланган, студентлар һәм укытучылар чыгу юлына таба йөгергән. Кайберләре, тәрәзәне ватып, аска ташланган. Аннары кеше үтерүче, аскы катка төшеп, колледж ашханәсендәге шартлаткычны гамәлгә китергән, китапханәгә кереп, үзенә кул салган. Соңрак икенче бомбаны белгечләр зарарсызландырган.

Илебезнең уку йортларында быел теркәлгән беренче генә гадәттән тыш хәл түгел бу. Башта Пермь мәктәбе укучысы пычак белән укучылар һәм укытучыларга һөҗүм итте. Аннары шундый ук фаҗига Улан-Удеда булды. Яз көне Стәрлетамак мәктәбе криминал хәбәрләргә эләкте, анда коррекцияләү сыйныфында укучы үсмер сыйныф бүлмәсенә ут төртте һәм укытучысы белән өч сыйныфташын яралады.

Шунысы сагайта: Керчь политехника колледжында атыш оештырган егет тәрбияле үсмерләр исәбендә йөри, явызлык кылганы булмый. Аны белгән кешеләр сүзләренә караганда, бу егет белән аралашу авыр булган, дуслары булмаган. Яшь кеше компьютер уеннары һәм корал белән мавыккан.

Белгечләр җинаять сәбәпләрен ачыклаганчы, тагын бер тапкыр уйланыйк әле: ни өчен балалар бер-берсе белән сирәк аралаша һәм вакытын компьютер артында үткәрүне хуп күрә.

– Гади кешенең үз шатлыгын, кайгысын уртаклашыр дуслары, фикердәшләре була, – ди Туймазы психологы Андрей Макаров. – Бу даирә юк икән, ул үз мәшәкать-борчулары белән ялгызы кала. Әлеге очракта без, кызганычка, бу яшь кешенең нинди рухи халәттә булуын белә алмаячакбыз. Әгәр, мәсәлән, көндәлегендә берәр язма килеп чыкмаса.

Балагыз аралашырга яратмаса, аны мотлак психолог яисә психиатрга күрсәтергә кирәк дигән сүз түгел әле. Бу әйләнә-тирәдәгеләрне сагайтырга тиеш сәбәп кенә.
Читайте нас: