Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 октябрь 2018, 12:01

Эшкә булдыксызлар тотынса...

Газ җиһазларын үзаллы тоташтыру аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Газ җиһазларын үзаллы тоташтыру аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин


Соңгы вакытта йорт эчендәге газ җиһазларын хезмәтләндерүгә таләпләр артты. Атап әйткәндә, элек аны өч елга бер тапкыр тикшерсәләр, хәзер – ел саен. Тормыштан алынган мисаллардан чыгып фикер йөртсәк, катгый күзәтчелеккә ихтыяҗ үзен-үзе аклый.


Кайбер кеше ни өчендер газ җиһазын үзе дә кора-тоташтыра ала дип исәпли. Бу очракта нинди хәвеф янавы турында “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазы филиалында үткән киңәшмәдә бәян ителде. Анда башкарма хакимият оешмалары, прокуратура вәкилләре, безнең һәм күрше район-шәһәрләрнең идарәче компанияләре белгечләре чакырылды.

Филиал директоры Евгений Сельянов сүзләренә караганда, газ җиһазларын мөстәкыйль алыштыру очраклары еш күренеш. Кешеләр бу эшне үзләре башкара яисә рөхсәт документлары булмаган, техника хәвефсезлеге кагыйдәләреннән тайпылган махсуслашмаган оешмалар чакырта. Собханкулда күпфатирлы йортта исә коточкыч очрак теркәлгән: бер фатирда яшәүче газ һәм су тәэминаты шлангларын бутаган, нәтиҗәдә газ торбасына су эләккән. Хокук бозучыга кыйммәтле көйләү-тоташтыру эшләре өчен түләргә туры килгән. Агымдагы ел башыннан филиалның хезмәтләндерү төбәгендә сигез шундый очрак ачыкланган.

Нәтиҗәдә, акчасын һәм вакытын янга калдырырга тырышып, намуссыз йорт хуҗалары үзенең дә, башкаларның да гомерен хәвефкә дучар итә.

Шул ук вакытта, Торак фондыннан техника-файдалану кагыйдәләре һәм нормаларына ярашлы рәвештә, газүткәргечләрне кору һәм сүтү, яңа газ җиһазлары урнаштыру яисә булганнарын күчерү, аларны газүткәргечкә тоташтыру ише эшләрне фәкать тиешле килешү нигезендә эшләгән махсус оешма башкара.


Ләлә МУСИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: