Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 октябрь 2018, 12:01

Явыз бәндәләрне эзлиләр

Нефть үткәргеченә тоташырга теләү аянычлы тәмамланган

Нефть үткәргеченә тоташырга теләү аянычлы тәмамланган


Кайбер киң мәгълүмат чараларында Кәлшәле авылы тирәсендәге сулыкка нефть продуктлары эләгү турында мәгълүмат пәйда булды. Сәбәбе – нефть үткәргечендәге авария.

“Башнефть-Добыча” җәм-гыяте вәкилләре сүзләренә караганда, мәгълүмат дөрес күрсәтелмәгән: нефть продуктлары сулыкка гамәлдәге торбаүткәргечкә законсыз тоташу нәти-җәсендә эләккән, бу хәл 30 сентябрьдә булган. Нәтиҗәдә торбаүткәргечнең герметизациясенә зыян килеп, 200 килограммлап нефтьле сыекча аккан. “Башнефть-Добыча” тарафыннан гадәттән тыш хәл нәтиҗәләреннән арыну чаралары күрелә; пычранган туфрак чыгарыла һәм төбәк рекультивацияләнә. Хокук саклау оешмалары тикшерү үткәрә.
Читайте нас: