Ялкын ялмаган йортны биш сәгатькә якын сүндергәннәр
– Якшәмбегә каршы төндә Никитинка авылында бүрәнә йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшкән вакытта 67 яшьлек ирнең мәетенә юлыккан.
Янгынның фаразланган сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз кылану.
Моңа бер көн кала Яхшай авылында сарай янган. Ут күрше ихатадагы мунчага үрләгән. Фаразлануынча, янгынның сәбәбе – электр җиһазларын тоташтыру һәм файдалану кагыйдәләреннән тайпылу, – дип хәбәр итте Федерация янгын хәвефсезлеге хезмәте БР 12нче янгын сүндерү отряды начальнигы Илсур Яппаров.