Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 август 2018, 11:27

“Балагызны җитәкләгез!”

Җәяүлеләр кичүләрендә тиздән шундый өндәмә пәйда булачак

Җәяүлеләр кичүләрендә тиздән шундый өндәмә пәйда булачак


Уку йортлары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына илткән юл хәвефсез булырга тиеш, чөнки балалар гадәттә шәһәр буйлап өлкәннәрсез генә хәрәкәт итә. ДЮХИИ бүлеге карары буенча юл хезмәтләре укучыларга хәвефсез юл тәэмин итәргә кереште: мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы автомобиль юлларында асфальт-бетоннан бер-бер артлы ясалма каршылыклар барлыкка килә башлады.

Автомобиль юлын күтәртү шофёрлар тизлекне киметеп, балаларга юлны ышанычлы кичү мөмкинлеге бирсен өчен эшләнә.

– Машинада куарга яратучыларга каршы нәтиҗәле чара бу, – ди Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Гарифуллин. – Хокук бозучылар юл билгеләре һәм тамгаларын кайчак санга сукмаса да, калку урынны сизми калу мөмкин түгел. Аның аша тормозга басмый гына үтеп китәргә маташу да тизлек яратучыларны юл-хәрәкәт кагыйдәләрен ятларга мәҗбүр итәчәк.

Бүгенгә шәһәрдә 14 ясалма каршылык урнаштырылган – һәр оешма янында икешәр. Алар Луначарский урамында (22нче балалар бакчасы һәм 4нче мәктәп янында), Чехов (13нче балалар бакчасы, коррекцияләүче балалар бакчасы, 1нче интернат-мәктәп, Балалар (үсмерләр) иҗат йорты), Гафуров (23нче балалар бакчасы), Зеленая (1нче гимназия) урамнарында пәйда булды. Комаров урамында 7нче мәктәп янында ясалма резина каршылык алыштырылды. Шушы көннәрдә анда ясалма каршылык турында кисәтүче юл билгеләре урнаштырылачак.

Җәяүлеләр хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында юл тамгалары яңартыла. “Зебра” ак һәм ак-сары төсләргә буяла. Буяу урынына пластик кулланыла, чөнки “пластмасса зебра” озаграк хезмәт итә. Алар белән янәшә тиздән: “Әйләнеп кара!”, “Баланы җитәклә!”, “Велосипедтан төш!” ише язмалар барлыкка киләчәк. Алар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк. Бу эш район Хакимиятенең яшьләр сәясәте тармагына йөкләтелгән.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: