Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 август 2018, 17:22

Балаларыгызның гомере кадерле булса – автомобиль кәнәфие сатып алыгыз

Ел башыннан республика юлларында 129 юл-транспорт казасы теркәлгән, 141 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган

Ел башыннан республика юлларында 129 юл-транспорт казасы теркәлгән, 141 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган


Ел башыннан республика юлларында 129 юл-транспорт казасы теркәлгән, 141 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган, дүртесе һәлак булган. Балигъ булмаган каза күрүчеләрнең күбесе – пассажирлар. Алар махсус каеш ярдәмендә беркетелмәгән, сабыйлар исә махсус кәнәфиләрдә утырмаган. Әмма балалар арасында җәрәхәтләнү очраклары күп булса да, ата-аналарның күбесе кәнәфине кирәк дип санамый, бу җиһазны сатып алу һәм урнаштыру өчен акча түгәргә теләми.

Ата-аналар арасында хәрәкәт вакытында әнисе яисә башка өлкән кеше кулында булган бала кәнәфидә утырганга караганда ныграк сакланган һәм юлда үзен уңайлырак хис итә дигән фикер яши. Авария очрагында әнисе баласын үз күкрәге белән каплаячак яисә, баланы ычкындырып торганчы, машинадан тизрәк чыгып китә алачак, янәсе. Бу уңайдан шуны исегезгә төшерергә телим, кинәт тормозга басканда пассажирның авырлыгы дистәләрчә тапкыр арта. Димәк, 10 килограммлы сабый 60 килограммлы әнисе белән бергә алгы тәрәзәдән чыгып очачак. Ярый әле бу вакытта әнисе беркетелгән булса. Беркетелмәсә?

Шулай ук байтак әти-әниләр, бала үсте, аны машинадагы гади каеш белән дә беркетергә мөмкин дип исәпли. Бу дөрес түгел. Пассажирның буе 150 сантиметрга җитмәсә, хәвефсезлек каешы ярдәмендә генә беркетү аны имгәнүдән саклый алмаячак. Моннан тыш, балалар кәнәфие сабыйга машинада йөрүгә кулайлашу мөмкинлеге бирә. Ышанычлы беркетелгән баланы чәмле хәрәкәттән һәм шофёрның игътибарын җәлеп итүдән арындыра бу.

Эдуард НАСЫЙБУЛЛИН,
юл-патруль хезмәте аерым батальоны взводы командиры вазифасын вакытлыча үтәүче.


Читайте нас: