Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
20 август 2018, 12:17

Пассажир автобусы янган

Гадәттән тыш хәл вакытында анда пассажирлар булмаган

Гадәттән тыш хәл вакытында анда пассажирлар булмаган


Кичә иртән Чапаев урамында Туймазы автотранспорт предприятиесенең ПАЗ автобусы янган. Каза урыныннан видеоны безгә шаһитлар җибәргән. Юл читенә туктаган автобус башта төтенләгән, аннары аңа ут капкан. Күз ачып йомган арада аны ялкын ялмап алган. “Башавтотранс” предприятиесе филиалы – Туймазы автотранспорт предприятиесе директоры Риф Фәйзуллин сүзләренә караганда, иртән автобус “Дуслык-Туймазы” маршруты буйлап бер рейс ясарга өлгергән. Пассажирларын автовокзалда төшереп, шофёр аны маршруттан алуларын үтенгән, чөнки көйсезлекләрне сизгән. Автобусны шундук ремонтка җибәргәннәр. Әмма юлда мотор бүлегендә янгын чыккан, пассажир транспорты күз ачып йомган арада янып беткән. Шофёрга зыян килмәгән.

Фото һәм видеоны безнең сәхифәгә кереп карый аласыз – www.tuvest.ru.
Читайте нас: