Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 июль 2018, 12:48

Юлларда һаман хәвеф сагалый

Бу ялларда районда сигез юл-транспорт казасы теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, икесе җәрәхәтләнгән

Бу ялларда районда сигез юл-транспорт казасы теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, икесе җәрәхәтләнгән


Шимбә көнне Түбән Троицкий авылы янында Октябрьский кешесе, ВАЗ-2114 машинасына идарә итү сәләтен югалтып, юл читенә ауган. Шофёр район хастаханәсенә озатылган.

Шул ук көнне авария Луговая урамында да теркәлгән. ВАЗ-2114 машинасына идарә иткән 30 яшьлек туймазылы велосипедта юлга килеп чыккан 4 яшьлек малайны бәрдергән. Малай хастаханәгә озатылган.

Якшәмбе көнне Чапаев һәм Мичурин урамнарының көйләнгән юл чатында Туймазыдан 36 яшьлек хатын идарә иткән “Опель-Корса” машинасы “Киа-Соренто” белән чәкәлешкән. “Киа”ның руль артында шәһәребездә яшәүче 48 яшьлек ханым булган. “Опель”нең 72 яшьлек пассажиры каза урынында ук һәлак булган.
Читайте нас: