Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 июль 2018, 11:45

«Сулыклар янында ялыгыз имин үтсен!»

Республиканың Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе җәйге ихтимал хәвеф турында кисәтә

Республиканың Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе җәйге ихтимал хәвеф турында кисәтә


Республикада эсселек хакимлек итә. Шуңа күрә күп кеше вакытын сулыклар янында үткәрүне хуп күрә. Шул ук вакытта суда бәхетсезлек очраклары да артты. Кызганычка, суга батучылар арасында балалар да бар.

Су объектларында хәвефсез ял итүгә кагылышлы сорауларга Башкортстан Республикасы Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе Фәрит Гомәров җавап бирә.

– Суда фаҗигале очракларның үзенчәлеге нинди?

– Өч төп үзенчәлеккә тукталам: беренчедән, су объектларында кешеләр күпләп һәлак булу июльгә туры килә. Гадәттә елның шушы ае эссе һәм отпуск, каникул чоры булуга бәйле бу. Суда ел дәвамында булган бәхетсезлек очракларының яртысы нәкъ июльдә теркәлә. Мәсәлән, быел июльнең беренче көнендә үк

6 кеше баткан; икенчедән, җәй көне транспорт чарасы белән суга төшү очраклары арта. Былтыр Хәйбулла районында өч кешедән торган гаилә җиңел машинасы белән Таналык елгасында баткан; өченчедән, балык тотканда суда бәхетсезлек очраклары ешая. Ел башыннан 4 балыкчы баткан инде. Шул исәптән – Краснокама районыннан 10 яшьлек малай.

Ялга җыенганда суда сагалаган хәвеф турында онытырга ярамый.

– Су коену чорында бәхет-сезлек очракларының төп сәбәпләре нинди?

– Судагы фаҗиганең төп сәбәпләре – җиһазланмаган урында су коену, исерек килеш суга керү, үзеңнең физик мөмкинлекләреңне чамаламау, суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү, өлкәннәр тарафыннан балаларны караучысыз калдыру.

Быелгы бер фаҗигадә Уфада 9 яшьлек малай Тёплое күлендә күзәтүчесез коенганда су төбенә киткән. Яисә тагын бер мисал. Ул былтыр Авыргазы районында булган. 8 һәм 9 яшьлек ике кыз суга батып үлгән. Алар үзләре генә Өршәк елгасында су коенырга уйлаган.

– Су коену чорында бәхетсезлек очракларын профилактикалау эше ничек оештырылган?

– Су объектларында коену өчен махсус җиһазланган 75 урын ачылган, анда коткаручылар кизү тора. Мәсәлән, Уфада бу урыннарда 20 кеше коткарылган.

Коткаручылар көн саен республиканың су объектлары буйлап профилактика рейдларына чыга. Бу рейдлар вакытында “кыргый” комлыклар ачыкланганда вакытлыча коткару постлары куела. Коткаручылар белән беррәттән суда хәвефсезлек тәэмин итүгә җәмәгать коткаручылары, шул исәптән Бөтенрусия суда коткару җәмгыяте вәкилләре, җәлеп ителә.

Су буйларында ял итүчеләр өчен су коенганда хәвефсезлек чараларын аңлату эше үткәрелә – суга баткан-тончыккан очракта манекен-үрнәкләрдә ярдәм итү ысуллары күрсәтелә.

Профилактика эшчәнлеген ел саен баетабыз, шул рәвешле суда һәлак булучылар санын киметүгә ирешәбез, мәсәлән, 2012 елда 122 булса, 2017 елда бу күрсәткеч 93кә калды.

– Сезнең гадәттән тыш хәлләр оешмасы тарафыннан хәвефле сулыклар исәбе алынамы?

– Су коену чорында Агыйдел, Дим, Ык елгасында батып үлүчеләр күп. Быел Агыйделдә

6 кеше баткан. Республиканың барлык елгаларына батып үлүчеләрнең 55 проценты туры килә. Калган очраклар күл, буа һәм карьерларга бәйле. Суда һәлак булучыларның 85 проценты – ир-атлар. Былтыр бу нисбәт шул чама булды: 80 ир, 5 хатын-кыз, 8 бала батып үлде.

– Суда бәхетсезлек очрагына юл куймас өчен нәрсәләр эшләргә?

– Елга, күл, буа буйларында ялыгыз имин үтсен өчен таныш булмаган һәм тыелган урыннарда су коенырга тырышмагыз, исерек килеш, ялгызыгыз суга кермәгез, төбе таныш булмаган урыннарда чуммагыз, ярдан ерак йөзмәгез, балалардан суда күз яздырмагыз.