Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 июль 2018, 11:33

Балалар мәйданчыгы – хәвефсез төбәк!

Ленин урамында бер йорт ихатасындагы уен мәйданчыгын җыйган эшчеләрнең игътибарсызлыгы казага китерә язган

Ленин урамында бер йорт ихатасындагы уен мәйданчыгын җыйган эшчеләрнең игътибарсызлыгы казага китерә язган


Балалар аттракционнарында гадәттән тыш хәлләр, кызганычка, еш күренеш. Киң мәгълүмат чаралары “котырып киткән” күзәтү тәгәрмәчләре, җил аударган батутлар турында даими хәбәр итә. Карап торуга хәвефсез күренгән ихата корылмалары да казага сәбәпче булырга мөмкин. Һәм моңа без, өлкәннәр гаепле. күрмәгәнбез, ремонтламаганбыз.

Шушы көннәрдә редакциягә Ленин урамындагы күпкатлы 79нчы йортта яшәүче ханым шалтыратты һәм балалар мәйданчыгындагы бер өлешнең менә-менә авып төшәчәген хәбәр итте. “Берәрсе атынганда атыннарга беркетеп корылган альпинист таучыгы бик каты селкенә, – дип аңлатты ул. – Берәр баланы изә күрмәсен».

Хәбәрчебез шул адрес буенча чыкты. Селкенеп торган корылмадан тыш, ул аның нигезеннән чыгып торган 15 сантиметрлы тимер казыкка тап булган. Мәйданчыкта баласы белән йөргән ирдән ул тимерне бөгеп куюын үтенгән. Ир кул астындагы чаралар ярдәмендә бу эшне башкарган.

Бер көннән соң бу йортта яшәүче ханым безгә тагын шалтыратты һәм корылманы җиргә кагылган тимер казыклар ярдәмендә беркетүләрен хәбәр итте. Балалар мәйданчыгы өчен җаваплы “Северное” идарәче компаниясе эшчәннәре альпинист таучыгына түбә корган. Һәм хәзер анда атыну һәм югарыга үрмәләү куркыныч түгел.

Әмма таучык белән атынны аерым-аерым корсалар, яхшырак буласы иде. Югыйсә, физика законнары буенча корылма иртәме-соңмы янә селкенә башлаячак.

Йорт яны биләмәләре өчен җаваплы идарәче компанияләр объектлар торышына игътибарлырак булыр дип ышанабыз, аеруча балалар өчен корылганнарына. Һәм аларны вакытында ремонтлаячагына.

Фотолар www.tuvest.ru cәхифәсендә.
Читайте нас: