Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 июнь 2018, 11:49

Зарарлы эчлекле күркә ите

Республиканың биш районында кош кизүе белән зарарланган продукция табылган

Республиканың биш районында кош кизүе белән зарарланган продукция табылган


Бу атнада “Россельхознадзор” һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Пенза өлкәсендәге ике сәнәгать мәйданчыгында (“ПензаМолИнвест” һәм “Васильевская” кошчылык фабрикасы” җәмгыятьләре) А төрендәге югары патологияле кош кизүе таралу турында хәбәр итте. Күләмле тикшерү вакытында бу предприятиеләрдә җитештерелгән продукция Башкортстанның биш районы сәүдә челтәрләрендә дә ачыкланды.

Республика Ветеринария идарәсендә хәбәр итүләренчә, кош кизүе белән зарарланган ун килограмм чамасы күркә фаршы Бүздәк, Бәләбәй һәм Тәтешле районнары, Ишембай һәм Сибайдагы “Пятёрочка” һәм “Магнит” сәүдә челтәрләрендә табылган.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: