– Иске Собханкул авылында шимбәдән якшәмбегә каршы төндә өч фатирлы бүрәнә йорт янып киткән. Фатирларның берсендә яшәгән өлкән яшьтәге ир һәлак булган. Янгын сәбәбе – электр җиһазларын тоташтыру һәм аннан файдалану кагыйдәләреннән тайпылу, – дип хәбәр итте Федерация янгын хәвефсезлеге хезмәте БР 12нче отряды начальнигы урынбасары Динар Шәяхмәтов.