Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 Май 2018, 13:13

Иминлек сагында

Юл-патруль хезмәте Туймазы шофёрлары тарафыннан юл-хәрәкәт кагыйдәләре үтәлешен тикшерде

Юл-патруль хезмәте Туймазы шофёрлары тарафыннан юл-хәрәкәт кагыйдәләре үтәлешен тикшерде


Районда юл-транспорт казалары саны арту күзәтелә. Бу хәлне тотрыкландыру өчен үткән атнада Иске Собханкул авылында профилактика-кисәтү чарасы үтте. Анда җиде юл-патруль хезмәте (ДПС) экипажы: махсуслашкан республика взводы, ДЮХИИның төбәк бүлекчәсе аерым батальоны, шулай ук юл хәвефсезлеге һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге вәкилләре катнашты.

– Ел башыннан без республиканың юлларында хәл-торыш имин булмаган сигез районында булдык, – диде БР Эчке эшләр министрлыгы ДЮХИИның аерым ДПС батальоны штабы началнигы Андрей Трёкин. – Туймазы районында 541 юл-транспорт казасы теркәлгән, анда 23 кеше зыян күргән (шул исәптән балигъ булмаган өч бала), 5 кеше һәлак булган. Кайбер аварияләргә исерек шофёрлар гаебе белән юл куелган.

Көн дәвамында ДПС хезмәткәрләре кимендә 500 транспорт чарасын тикшерде. 27 шофёрга карата идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзелде. Мәсәлән, тоткарланган ике кеше исерек булып чыкты, өченчесен ике ай элек шофёр таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр. Әмма бу гына аны туктаталмаган һәм ул янә руль артына утырган. Бер шофёрның тиешле категорияле шофёр таныклыгы юк иде. Автомобильләр штраф мәйданчыгына озатылды.

Башка хокук бозулар да ачыкланды: шофёрларның күбесенең ОСАГО полисы юк, күпләре хәвефсезлек каешын эләктерми. Берничә кеше балаларын беркеткеч җайланмасыз йөртә.

Тәрәзәне тоныкландыру дәрәҗәсе таләпләргә җавап бирмәгән өчен алты беркетмә төзелгән.

Белгеч фикере

Руслан ХАЛИКОВ, Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы ДЮХИИ бүлекчәсе ДПСының идарә җаваплылыгы законнары үтәлешен күздә тоту төркеме инспекторы:

– Апрель ахырында бер атнада балигъ булмаган өч бала һәм өлкән яшьтәге ханым зыян күргән өч юл-транспорт казасы теркәлгән. Өчесендә дә шофёр гаепле дип танылган. Островский урамында мәктәп баласын таптаткан 37 яшьлек туймазылы бер минутка игътибарын җуйган. Бала тәгәрмәч астына эләксен өчен шул җиткән.

Бишек этеп барган хатынны бәрдергән олы яшьтәге абзый һәм мәктәптә укучы кыз баланың өстенә барып менгән Авыргазы районы кешесе җәяүлеләрне искә алмауларын таныган.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: