Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 Май 2018, 13:20

Аяк астында җир убыла

Килеп чыгышы ачыкланмаган чокырдан арыну өчен берничә көн таләп ителәчәк

Килеп чыгышы ачыкланмаган чокырдан арыну өчен берничә көн таләп ителәчәк


Шушы көннәрдә Совет урамындагы сәүдә комплексы биләмәсендә асфальтта ике метр чамасы тирәнлектә һәм 6 кв. метр мәйданда җир убылган.

Башта җир асты бушлыклары турында сүз барган. Әмма шәһәр биләмәсе хакимияте һәм БР Экология министрлыгы төбәк идарәсе вәкилләре бу фаразны кире какты.

Икенче фараз чынбарлыкка ныграк туры килә: төзелеш кибете янындагы асфальт җир асты үткәргечләре өстенә түшәлгән бетон плитә тузып, җимерелү сәбәпле убылган, күрәсең.

Чокырдагы су суыртылгач, аны киртәләп куйдылар. Хәзер биредә тергезү эшләре бара.


Читайте нас: