Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 апрель 2018, 12:50

Стәрлетамакта 9нчы сыйныф укучысы укытучысы һәм сыйныфташларына һөҗүм иткән

Гадәттән тыш хәл кичә 1нче мәктәптә булган

Гадәттән тыш хәл кичә 1нче мәктәптә булган
9нчы коррекцияләү сыйныфы укучысы сыйныфташлары һәм информатика укытучысына пычак белән ташланган, аннары кабинетка үт төрткән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә дүрт кеше – укытучы, ике укучы кыз һәм һөҗүм итүче үзе зыян күргән.

Бер-ике сәгатьтән каза урынына Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов килгән һәм мәктәптә ашыгыч киңәшмә үткәргән. Ул бу хәлне ачыкларга, тиз арада республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрү тәртибен көчәйтергә боерган. Аннары Рөстәм Зәки улы каза күрүчеләр дәваланган хастаханәдә булган, дип хәбәр итә киң мәгълүмат чаралары.
Читайте нас: