Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 апрель 2018, 14:38

Талпаннар һөҗүм итә

Узган ике атнада алар алты туймазылыга кадалган, шуның өчесе – балалар

Узган ике атнада алар алты туймазылыга кадалган, шуның өчесе – балалар
Талпан һөҗүменә дучар булучылар арасында шәһәр халкы, шулай ук Түбән Троицкий, Иске Туймазы, Каен-Елга авылы кешеләре бар.

Балаларга иммуноглобулин түләүсез кадалган. Өлкәннәр өчен бу чара түләүле. Әгәр талпан зарарлы булса, препарат түләүсез тәкъдим ителәчәк. Талпанны тикшертү өчен хәзер Уфага барырга кирәкми – бу хезмәт Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясендә (Урманчы Морозов ур., 1, эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә) күрсәтелә.

Тәнегездә талпан тапсагыз, аны үзегез тартып чыгарырга тырышмагыз – дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез. Ниндидер сәбәп аркасында моны эшли алмыйсыз һәм бөҗәкне үзегез алырга мәҗбүрсез икән, аны зур булмаган дымлы мамык кисәгенә салып, тыгыз капкачлы савытка урнаштырыгыз һәм лабораториягә алып килегез.
Читайте нас: