Дүшәмбе, 16 апрельдә, республика халкына үзәкләштерелгән төбәк хәбәр итү системасын тоташ тикшерү үтәчәк. Барлык электр сиреналары кабызылачак, телевидение һәм радио каналлары аша хәбәр яңгыраячак: “Бар халык игътибарына! Хөрмәтле Башкортстан Республикасы халкы һәм кунаклар, хәбәр итү системасының техника торышы тикшерелә. Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны үтенәбез!”