Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 апрель 2018, 12:06

Хәвефсезлек Бер хата кеше гомеренә бәрабәр

Туймазыда сәүдә-ял комплексларыннан кешеләрне “эвакуацияләделәр”

Туймазыда сәүдә-ял комплексларыннан кешеләрне “эвакуацияләделәр”


25 мартта Кемерово сәүдә-ял үзәгендә янгын чыкты, анда кимендә 60 кешенең гомере өзелде. Шушы фаҗига уңаеннан Русия Президенты Владимир Путин илебез буенча сәүдә-ял үзәкләрен тикшерү бурычын йөкләтте.


Күнегү сценариесе буенча “Ирәмәл”нең дүртенче катында урнашкан балалар уен мәйданчыгында янгын чыга. Күңел ачу комплексы хезмәткәрләре янгын хәвефе төймәсен озак вакыт таба алмый, шуңа күрә янгын хәвефсезлеге хезмәтенә хәвеф хәбәре соңлап барып ирешә. Төймәнең балалар өчен уен җиһаз-корылмалары артында калуы ачыклана.

Ишекне табу, аңа кадәр барып җитеп, урамга чыгу да шактый катлауланды – чөнки стеналарда өстәмә ишеккә ишарә итүче билгеләр бер-ике генә. Шактый зур мәйдан биләгән кайбер кибетләрдә алар бөтенләй юк. Төтен таралганда кешенең бинада югалып калуын һәм кирәкле ишекне табу тагы да катлаулануын исәпкә алсак, сәүдә үзәге хезмәткәрләренең әзерлеге һәм ярдәменә генә өмет итәсе кала. Әмма Кемероводагы каза шуны раслады: бу кешеләр, сәүдә үзәгенә килүчеләрне язмыш кочагына ташлап калдырып, беренче чиратта үзләре чыгып качу ягын карый.

— Күнегүләр барышында без гадәттән тыш хәл очрагында ихтимал берничә күләмле вакыйганы тикшердек. Мәсәлән, югары каттагы кешеләр түбәгә чыкты, балалар исә бинада калды, – дип аңлатты Туймазы янгын-коткару гарнизоны начальнигы урынбасары Динар Шәяхмәтов. – Нәтиҗәдә янгын хәвефсезлеге һәм коткару хезмәтләре вәкилләре, күнекмәләр вакытында барлыкка килгән авырлыкларга карамастан, оешкан төстә эшләде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре эшчәнлегенә һәм махсус техникага комачаулаган төп каршылык – бина янында ук калдырылган машиналар. Мәсәлән, махсус баскыч корып, түбәдәге кешеләрне төшерү өчен коткаручыларга шактый катлаулы эш башкарырга туры килде – баскыч җайсыз урында калдырылган чит ил машинасыннан бер-ике сантиметр ары гына беркетелде. Әмма бу хәл чыннан да була калса, “осталык” күрсәтеп торырга вакыт булмаячак. Чөнки анда һәр секунд кеше гомеренә бәрабәр.

Күнегүләр барышында янгын хәвефсезлеге хезмәте вәкилләре “Ирәмәл” бинасыннан чыгу өчен өстәмә ишекләрне дә тикшерде. Аларның берсе алдында арендачы тарафыннан товарлы капчыклар өелгән, икенчесе томалап ябып куелган булып чыкты. Үзен кибет каравылчысы дип таныштырган ир ачкычның кайда саклануын әйтә алмады. Стенага эленгән янгын сүндерү кирәк-яраклары сакланган шкафка ачкыч яраталмавыбызны да аңлата алмады ул.

“Аструм” сәүдә-ял үзәге янында бинага терәтеп диярлек калдырылган автомобильләр дә махсус техника һәм белгечләр эшенә комачаулады. Динар Шәяхмәтов авария-коткару хез-мәте эшенә комачау-лаган транспортны эвакуацияләгән очраклар да була дип аңлатты.

Ике катлы комплекста янгын сүндерү өчен таләп ителгән кирәк-яраклы шкафлар, эвакуация планы күз алдында эленеп тора. Тик, игътибар белән карагач, аның бик дөрес төзелмәве ачыкланды. Тикшерү барышында тавыш көчәйткеч начар эшләве, янгын хәвефе турындагы хәбәр бирү җайланмасының куәтсез булуы телгә алынды. Аның каравы, кичекмәстән эвакуацияләргә туры килгән сатып алучылар катлар арасындагы баскыч киң булудан канәгать иде.

Сәүдә үзәкләре хезмәт-кәрләренең янгын хәвефсезлеге инспекторына җитди хисап тотуын, аңа барлык ярдәмче бүлмәләрне һәм эвакуация юлларын күрсәтүен, аларның бер телдә сөйләшүенә, сүзләрендә борчылу, тупланганлык, бәла-казага юл куймау максатында бергәләп барысын да эшләргә

омтылуын күреп, шатланып куйдым. Мин тикшерү барышын, кешеләрнең йөзләрен һәм сүзләрен хәтергә төшереп, бу уртаклыкның “Зимняя вишня”дагы фаҗигадән соң зур биналарда эшләгән барлык кешеләрне берләштерүен аңладым. Беркем дә “хәвефсезлек” сурәтләргә маташмады. Барысы да аны булдырырга тырышты.

Чөнки безнең өчен иң мөһиме – хакимиятнең дә, кәсепнең дә барысын да намуслы эшләргә дигән уртак теләге. Кирәкле ишекләр кирәкле вакытта ачылсын, кешеләр бу үзәкләргә гаиләләрен югалтырга түгел, гаиләсе белән күңел ачарга һәм буш вакытын мавыктыргыч үткәрергә килсен һәм кинотеатрга килгәч, күңелле фильм карап, күздән яшь чыкканчы көлсен өчен.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.