Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 апрель 2018, 14:50

Янгынлы бинадан исән чыгу мөмкинлеге биргән өч кагыйдә

Балаларыгызга моны өйрәтегез

Балаларыгызга моны өйрәтегез
Кемерово сәүдә-ял үзәге фаҗигасе шаһитлары шуны раслаган: үзәктәге кешеләр бина эчендә янгын чыкканлыгын аңлагач, «Зимняя вишня» биналарында ыгы-зыгы башланган. Байтак кеше, бер-берсен югалтып, туганнарын, дусларын эзләп изаланган.

Көтелмәгән хәл килеп тугач, кешеләрнең күпчелеге каушап кала, гомерен саклап калу өчен файдаланылырдай кадерле минутларны кулдан ычкындыра. Хәвеф янаганда куркуны җиңеп, тынны бер – алып, бер – чыгарып, исән калу чарасын табарга тырышырга кирәк. Күпчелекне ялкыткан тормыш-көнкүреш хәвефсезлеге фәне дәресләрен искә төшерергә була: анда противогаз кияргә генә түгел, хәвефле очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәтәләр. Андый дәресләрнең мөһимлеге соңрак аңлашыла. Бүген без гомерне саклап калырга ярдәм итәрдәй өч чара турында искәртергә телибез. Моны балаларыгызга сөйләгез.

1. Бәвелле шарф.

Теләсә нинди кием-салым – шарф, футболка, күлмәк, калынча кофта, итәк очы яраклы булачак. Аны бәвел белән чылату таләп ителәчәк. Һәм шул бәвелле кием аша сулыйбыз. Бәвел төтенне һәм зарарлы матдәләрне суга караганда ышанычлырак тоткарлый. Хәвефле шартларда бу оят түгел. Һич көлке түгел. Гомерне саклап калу таләп ителә!

2. Балаларга «Ишекне тап» уенын өйрәтегез.

Без янгын очрагында бинадан ни рәвешле чыгып булу турында уйламыйбыз. Бу исә гадәткә әверелергә тиеш. Баланы шул гадәткә күнектереп, сез моңа үзегез дә даими игътибар итә башлаячаксыз. Кая гына барсагыз да, иң элек тирә-якка күз салыгыз, янгын чыккан очракта бала белән кая йөгерәчәгегезне ачыклагыз. Эвакуация күрсәткеч-билгеләрен һәм баскыч читлекләре рәвешен истә калдырыгыз. Янгын вакытында лифт һәм эскалаторлар хәрәкәте туктала, шуңа күрә тышка чыгу мөмкинлеге биргән юл-чараларны эзләгез. Хезмәткәрләрдән белешергә-ачыкларга була.

3. Каушап, ыгы-зыгы килгән халык арасыннан чыгу.

Өч кагыйдәне истә тотыгыз:

– туганнарыгыз артта калган очракта да, туктамыйча, хәрәкәт юнәлешендә атлауны дәвам итәбез. Һавага чыккач табышырсыз;

– кискен борылышларны, багана-терәткечләрне, каршылыкларның барысын да сак кына урап үтәбез. Моның өчен ерактан ук алга таба карап атлыйбыз. Кулларны күкрәк өстенә чалыштырып, терсәкләрне чак кына алга таба чыгарып, җилкәләрегезгә тотынып атлагыз. Шул рәвештә булсагыз, хәтта кысылган очракта да һичьюгы тын ала алачаксыз;

– егылсагыз: һич тә «бөгәрләнеп яту»га юл куймаска! Мөмкинлек табып, сез нибары өч секунд эчендә һичшиксез торып басарга тиеш. Моның өчен янәшәдәге кешенең аягына, джинсына, пальтосына чытырдап ябыша-ябыша югарыга үрмәлибез. Ул кеше моны ошатмаячагын аңлыйбыз. Аның каравы, сез торып басарга өлгерәчәксез. Өйдә шушы күнегүне кабатлап-ясап карагыз.

Тик сезгә беркайчан да бу ысулларның кирәге чыкмасын, әлбәттә.
Читайте нас: