Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 март 2018, 12:25

Янгын чыгу ихтималы арта

Башкортстанда көннәр җылынуга таба – яз җитте, димәк, янгын хәвефе дә арта. Янгыннар җәһәтеннән аеруча хәвефле чор 1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итә

Башкортстанда көннәр җылынуга таба – яз җитте, димәк, янгын хәвефе дә арта. Янгыннар җәһәтеннән аеруча хәвефле чор

1 апрельдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Республиканың Урман янгыннарына юл куймау һәм аларны сүндерү үзәге урман фонды биләмәләрендә янгын чыгу хәвефе арту турында хәбәр итә һәм халыктан табигать кочагына ялга чыкканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү таләп ителү турында кисәтә. Янгын чыккан очракта исә кичекмәстән БР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы диспетчер идарәсе үзәгенә хәбәр итәргә кирәк. Телефоннар: 8 (347) 218-14-14, 251-00-31; 8-800-100-94-00.
Читайте нас: