Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 март 2018, 12:28

Ил өстенә килгән уртак кайгы

Район халкы Кемероводагы сәүдә-ял үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларны искә алды

Район халкы Кемероводагы сәүдә-ял үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларны искә алды


Чәршәмбе көнне Русиядә Кемероводагы сәүдә-ял үзәгендә кимендә 60 кешенең гомерен өзгән фаҗига уңаеннан матәм көне үтте. Туймазылылар кайгы уртаклашырга төбәк сугышларында һәм техноген казалардан арындыруда катнашучылар һәйкәле янына килде. Кич белән һәлак булганнар истәлегенә һавага ак шарлар очырдылар.

Шуннан алда район халкы Хәсрәтле ана һәйкәле янында җыелды. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар күп иде. Яшь әти-әниләр балалары белән килгән. Мемориал такта янына чәчәкләр салдылар, уенчыклар китерделәр, шәмнәр кабыздылар.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: